Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнарны телевидение дөньясы белән таныштырдылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 нче май көнне Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе ярдәмендә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Шаян ТВ» татар телендәге беренче балалар телеканалына экскурсия оештырдылар.

Балалар телевидение белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар. Алар телепрограммалар режиссеры, тавыш режиссеры, телевизион оператор, редактор, монтажер, рәссам-гримерның эше нидән гыйбарәт булуын, телетапшырулар алып баручының тележурналист эшеннән ни белән аерылып торуын белделәр. Экскурсиядә катнашучылар телевизион техниканың нинди булуын, суфлер белән ничек эшләүләрен, ничек яңалыклар барлыкка килүен, мәгълүмати һәм күңел ачу программаларының ничек әзерләнүен һ. б. күрделәр.

«Шаян ТВ» телеканалы студиясе коллективы белән очрашу балаларда зур тәэсир калдырды. Алар телеэкраннардагы матур рәсем артында күп кешеләрнең авыр хезмәте торуын күрделәр. Кайбер балалар киләчәктә телевидениедә эшләргә теләвен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International