Хәйрия акциясе кысаларында теләчеләр азык-төлек пакетлары алдылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

«Русь» хәйрия фонды 2020 елда, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган. Ярдәм авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә күрсәтелә.

26 нчы май көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Русь» азык-төлек фонды» Хәйрия фонды ярдәме белән акция уздырылды. Чара кысаларында 7 гаиләдән 14 балигъ булмаган бала азык-төлек пакетлары рәвешендә ярдәм алды. Пакетларны комплекслы үзәк белгечләре Ф. Т. Гайнетдинова һәм Г. Р. Зиннәтова тараттылар.

Әлеге чара социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен яхшы ярдәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International