Интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында 28 нче май көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар саф һавада «Яшь атлет» программасы буенча шөгыльләнделәр.
Физик үсешнең мондый күңелле ысулы вакытында балалар хәрәкәтләнү күнекмәләрен ала, инструкцияләрне үтәргә өйрәнә. Барлык балалар да инклюзив команда әгъзалары була ала. Дәресләрдә, бергә уйнаганда, балалар бер-берсе белән танышалар һәм аралашалар.