28 май көнне Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры булып узды. Ял итүнең мондый төре социаль хезмәт алучыларның интеллектуаль үсеше өчен зур әһәмияткә ия.
Дустанә уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шашка буенча А В. Афанасьев иң яхшысы булды, ә шахматчылар арасында җиңүне Р. М. Галиев яулады. Нәкъ менә алар июнь аенда узачак республика турнирында интернат-йорт данын яклаячак.