28 майда Россия чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы көн уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр танып-белү әңгәмәсе уздырдылар. Социаль хезмәт алучылар сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби техника һәм әлеге техника белән идарә иткән геройлар турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
31 май көнне, Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында, Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә профилактик акцияләр һәм мәгълүмати әңгәмәләр үткәрелде.
Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Террорга каршы бергә!» акциясе узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Тере биюләр» Бөтенроссия бию сәламәтләндерү проектының ачык онлайн-дәресендә катнашты.
Шимбә, 29 май көнне, «Крылья Советов» паркында һәм Горький исемендәге паркта Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәләре узды.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 28 май көнне Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбендә төркемле дәрес узды. Социаль хезмәткәрләр, шулай ук аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге авыру гражданнарның туганнары гомуми карауның теоретик нигезләрен һәм гамәли күнекмәләрен алдылар, ашату, киендерү-чишендерү вакытында ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, урын-җир уңайлыгын саклау принциплары турында белделәр.
Көн саен социаль өлкә учреждениеләрендә шактый күләмдә гражданнарның персональ мәгълүматлары эшкәртелә. Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру барышында белгечләр мәгълүмат өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру һәм аның сакланышын тәэмин итү буенча төрле мәсьәләләр белән очраша.
«Железный договор» ТК» ҖЧҖ 8 хезмәткәргә 526,5 мең сум түләде.
27 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова бәйле тотышны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Әлеге чарада 11 нче социаль участоктан 19 балигъ булмаган бала катнашты.
26 нчы май көнне 89 нчы мәктәпнең консультатив пункты базасында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Балачак – иминлек территориясе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада 6-7 сыйныф укучыларының, шул исәптән социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре катнашты.