Бүген Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. Чараның максаты – өлкән буынны интеллектуаль яктан үстерү өчен шартлар тудыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарның хәтерен яхшырту.
Турнирга иң оста уенчылар, шулай ук уенны карарга яратучылар җыелды. Интеллектуаль ярышны тәрбияче Венера Гомбарова, психолог Ирина Мөслимова һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева күзәтте.
Турнир дустанә шартларда узды. Уен ахырында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
