«Демография» илкүләм проекты кысаларында Лениногорск районында мәгълүмати очрашулар оештырыла

2021 елның 28 мае, җомга

Лениногорск районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр һәм район халкы белән мәгълүмати очрашулар оештыралар. Ел башыннан бирле чараларда 100дән артык кеше катнашты.

Мәгълүмати-аңлату эшләре барышында гражданнарга законда каралган бала туганда бирелә торган социаль ярдәм чаралары, компенсация түләүләре күләме, шулай ук сабый туганда гаиләгә финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар турында аңлатмалар бирелә.

Социаль контракт төзү тәртибе һәм шартлары актуаль булып кала. 2021 елның биш аенда Лениногорск районында мондый ярдәмнән 78 кеше файдаланды: 8 граждан шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыра алды, 57 кеше даими эш урынына эшкә урнашты, ә 13 кеше башка чаралардан файдаланды.

Тулырак мәгълүмат алу өчен лениногорскилылар (85555) 5-48-74 телефоны буенча, шулай ук Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International