29 май көнне Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп укучылары белән «Наркотикларсыз тормыш» дигән дәрес үткәрелде.
Чара балигъ булмаганнарны социаль адаптацияләүгә һәм психологик коррекцияләүгә юнәлдерелгән дәресләр системасына керә. Балаларга психоактив матдәләрнең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр. Профилактик әңгәмәдән соң балалар тематик рәсемнәр ясадылар, аларда начар гадәтләргә үзләренең тискәре карашларын сурәтләделәр.