Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция режимында ата-аналары алимент түләмәүче Зәй муниципаль районының балигъ булмаган балалары булган гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итте.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отрядының «көмеш» волонтерлары «Бик Сабр» проектын тормышка ашыруга кушылды. Проект психоневрология интернатларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социальләштерү проблемаларын хәл итүгә, аларның коммуникативлыгын үстерүгә һәм борчу дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән.
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышы маркерлары: барлыкка килү сәбәпләре һәм профилактика алымнары» дигән темага ата-аналар җыелышы узды.
Әлмәттә VI «Татнефть» ГАҖ грантларын алуга конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бар. «Татнефть» Хәйрия фондының финанс ярдәме белән интернат-йортта «Һәркем өчен үтемле спорт» проекты тормышка ашырылачак.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Балаларда көч» хәйрия фонды тарафыннан «Мобиль ярдәм» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты – үсешендә тайпылышлар булган һәм сәламәтлеге бозылган балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтү, комплекслы системалы тернәкләндерү.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» җыелмасын кулланып чираттагы дәрес уздырылды. Психолог өчен бу деменциядән җәфа чигүче социаль хезмәт алучылар белән коррекция-үсеш дәресләре үткәргән вакытта алыштыргысыз ярдәмче.
Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес узды. Чара Интернет кулланганда куркынычсызлык проблемасына багышланган иде.
Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Кызыл Яр авылына экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләр өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның музей-йортына бару оештырылды.
Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча укыту 70тән артык юнәлеш буенча алып барыла.