Казанда ата-аналарны тормыш рәвешендә хәвеф факторлары белән таныштырдылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

26 нчы май көнне 89 нчы мәктәпнең консультатив пункты базасында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Балачак – иминлек территориясе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада 6-7 сыйныф укучыларының, шул исәптән социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре катнашты.

Дәрес ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү, паник кәефләрне кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Мәгълүмат сәгате кысаларында психолог ата-аналарны гаиләнең тормыш рәвешендәге хәвеф факторлары белән таныштырды, алар баланың үз-үзен тотышы бозылуының сәбәбе булырга мөмкин: тәрбия стиле, гаиләдә көч куллану, ата-аналар контроленең булмавы яки артык булуы, аралашуның кимүе, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр проблемалары. Җәйге каникуллар алдыннан әти-әниләргә көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, юлларда һәм су объектларында балаларның иминлеге өчен җаваплылык турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Ахырда психолог ата-аналарның сорауларына җавап бирде, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International