Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Террорга каршы бергә!» акциясе узды.
Социаль хезмәткәрләр мәгълүмати буклетлар чыгардылар һәм аларны үз карамагындагыларга, шулай ук шәһәр халкы арасында тараттылар. Буклетларда шартлаткыч предмет табылган очракта гамәлләр, терактлар вакытында, урамда һәм бинада шартлау булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат язылган. Шулай ук кешеләргә аларга янаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Акциянең максаты – гражданнарны экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга, психологик яктан үз-үзеңне саклауга әзер булырга, шикле кешеләргә һәм предметларга игътибар итәргә өйрәтү. Мондый чаралар кешеләрдә саклык чаралары, террорчылардан саклану ысуллары турында күзаллауны формалаштыра, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияли.