28 майда Россия чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы көн уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр танып-белү әңгәмәсе уздырдылар. Социаль хезмәт алучылар сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби техника һәм әлеге техника белән идарә иткән геройлар турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
Әңгәмәдән соң интернат-йортта яшәүчеләргә саф һавада спорт эстафеталарында катнашырга тәкъдим иттеләр. Күңелле музыка астында социаль хезмәтләр алучылар җитезлек һәм тизлектә ярыштылар. Чара ахырында интернат-йорт карамагындагылар барысы бергә чик сакчылары турында җыр җырладылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Чик сакчылары көне уңаеннан социаль хезмәт алучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук балалар А. Бартоның «На заставе» шигырен тыңладылар һәм әсәр буенча рәсемнәр ясадылар. Чара спорт турниры белән тәмамланды.