Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә һөнәри компетенцияләр алдылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Көн саен социаль өлкә учреждениеләрендә шактый күләмдә гражданнарның персональ мәгълүматлары эшкәртелә. Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру барышында белгечләр мәгълүмат өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру һәм аның сакланышын тәэмин итү буенча төрле мәсьәләләр белән очраша.

Мәгълүматны автоматлаштырылган һәм автоматлаштырылмаган системалар ярдәмендә эшкәрткәндә әлеге эшчәнлеккә куелган барлык таләпләрне үтәү һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә эшләү мөһим.

25-26 май көннәрендә Республика ресурс үзәге базасында узган «Мәгълүмати куркынычсызлык: дәүләт милек рәвешләрендәге оешмаларда персональ мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклауны оештыру» квалификация күтәрү программасы белгечләргә законнар нигезендә персональ мәгълүматларны эшкәртүне оештырырга, персональ мәгълүматларны саклау өлкәсендә кирәкле локаль оештыру-боеру документлары исемлеген эшләргә, мәгълүмати куркынычсызлыкны комплекслы тәэмин итү буенча бурычларның шактый спектрын үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Белгечләрне «Мәгълүмати куркынычсызлык идарәс» ҖЧҖ вәкилләре укытты.

Уку нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган 44 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International