31 май көнне, Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында, Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә профилактик акцияләр һәм мәгълүмати әңгәмәләр үткәрелде.
Әйтик, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы Әлфия Вәлиева тәмәкенең зыяны турында лекция укыды һәм социаль хезмәт алучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә этаптан торган профилактик чара узды. Беренче этапта социаль хезмәтләр алучылар тематик лекция тыңладылар, аннары «Тәмәке тартуны ничек ташларга?» дигән социаль ролик турында фикер алыштылар. Өченче этапта учреждение психологы Алсу Исмәгыйль кызы тренинг дәресе үткәрде. Шулай ук чара кысаларында тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар һәм белешмәлекләр эшләнде һәм таратылды, социаль хезмәт алучыларга анкета үткәрелде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян китерү» дигән мәгълүмати дәрес узды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Нижнекамский оптималист» аек һәм сәламәт яшәү рәвеше иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Коновалов белән бергә 4 нче социаль участокта профилактик дәрес уздырдылар. Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.