27 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова бәйле тотышны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Әлеге чарада 11 нче социаль участоктан 19 балигъ булмаган бала катнашты.
Психолог яшүсмерләргә «коткаручы», «корбан», «эзәрлекләүче» төшенчәләренең мәгънәсе турында сөйләде. «Рольле уен»га әти-әниләр генә түгел, балалар да җәлеп ителә, дип ассызыклады ул. «Бәйлелек» тестын узгач, күп кенә яшүсмерләр үзләрендә гаилә рольләренең теге яки бу үзенчәлекләрен тапты. Үз шәхесләренең тискәре кичерешләрен башка гаилә әгъзалары белән конструктив диалогка күчерү өчен, психолог яшүсмерләргә «Кош һәм йомырка» һәм «Малай һәм скрипка» әкиятләрен укыды, «Мумия», «Хоровод», «Заправка» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте.
Балалар икенче кешене тоталь рәвештә контрольдә тотуның, аны үз кайгыртучанлыгың белән әйләндереп һәм барлык кыенлыкларны да үзең хәл итеп, үзенә эшләргә мөмкинлек бирмәү – ул кеше өчен бәйлелеккә туры юл икәнен аңладылар. Якын кешеләр белән аралашу сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчсен өчен, психолог барлык балаларга да «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтәргә» дигән белешмәлек таратты.