Шимбә, 29 май көнне, «Крылья Советов» паркында һәм Горький исемендәге паркта Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәләре узды.
Чараларга шәһәрнең 1 500 кешесе килде. Казанлылар игътибарына 18,2 мең вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү, мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Барлык теләүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче тест уза, эш эзләү буенча мастер-классларда катнаша, шулай ук «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай укуга гариза бирә алдылар.
Вакансияләр ярминкәләре нәтиҗәләре буенча Казанның 46 предприятиесе һәм оешмасы кадрлар хезмәте вәкилләре тарафыннан эшкә урнашу өчен 328 юнәлеш бирелде.
Яшьләрне һәм студентларны эшкә урнаштыруда шулай ук Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм «Round» проекты ярдәм итте.
Ярминкәдә «1000 вакансий», «Работа для Вас», «Твоя работа. Казань» гәҗитләренең тематик басмалары тәкъдим ителде.
