Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 28 май көнне Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбендә төркемле дәрес узды. Социаль хезмәткәрләр, шулай ук аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге авыру гражданнарның туганнары гомуми карауның теоретик нигезләрен һәм гамәли күнекмәләрен алдылар, ашату, киендерү-чишендерү вакытында ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, урын-җир уңайлыгын саклау принциплары турында белделәр.
Дәресләрдә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм практикада авыруга ничек тиешле тәрбия бирү һәм карау процессын ничек җиңеләйтергә икәнен күрсәттеләр.
Уку курсын узганнарга Карау мәктәбе сертификатлары тапшырылды.