Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Тере биюләр» Бөтенроссия бию сәламәтләндерү проектының ачык онлайн-дәресендә катнашты.
Казан шәһәренең «Ачык елга» бию сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының «Тере биюләр» проекты – 2020 елгы Президент грантлары фондының махсус конкурсында җиңүче. Проект гражданнарның физик һәм эмоциональ-психик сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.
2020 елның сентябреннән проект командасы өлкән буын, картлар йортлары карамагындагылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ата-аналары өчен көндезге һәм дистанцион форматта бию-сәламәтләндерү дәресләре үткәрә. Бу вакыт эчендә проектка Россиянең йөздән артык торак пунктыннан меңнән артык кеше кушылган.
Шушы көннәрдә үткәрелгән дәрес аерым төркем өлкәннәр һәм инвалидлар өчен җайлаштырылган иде. Аны Дубна шәһәреннән тәҗрибәле инструкторлар Ольга Токарева һәм Виктория Антонова үткәрделәр. Катнашучылар арасында аз хәрәкәтләнүчеләр дә бар иде, алар дәрескә актив кушылдылар, инструкторлар артыннан хәрәкәтләрне кабатлап биеделәр.
Ял көннәрендә социаль эш буенча белгеч Фәридә Гайнетдинова шәһәр халкы өчен саф һавада әңгәмә үткәрде. Ул биюнең файдасы турында сөйләде һәм берничә гади бию хәрәкәтен күрсәтте.