Азнакай интернат-йорты проекты грант ярдәме алды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Әлмәттә VI «Татнефть» ГАҖ грантларын алуга конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бар. «Татнефть» Хәйрия фондының финанс ярдәме белән интернат-йортта «Һәркем өчен үтемле спорт» проекты тормышка ашырылачак.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль тернәкләндерү практикасында әһәмиятле ысулларның берсе булып тора. Учреждение территориясендә спорт мәйданчыгын төзекләндерү, аны урам тренажерлары һәм спорт инвентаре белән тәэмин итү өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның сәламәтлеген саклау, аларның актив яшәү рәвешен алып бару һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Төзелгән спорт мәйданчыгы заманча ял итү зонасы, шулай ук өлкәннәр һәм инвалидларның ял итү урыны булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International