Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча укыту 70тән артык юнәлеш буенча алып барыла. Шул ук вакытта укучыларның беренче төркемнәре «Мода технологияләре», «График дизайн», «Интернет-маркетинг» һәм «Лаборатор химик анализ» компетенцияләре буенча һөнәри күнекмәләрне үзләштерә башлады инде. Ворлдскиллсның бу һәм башка программаларын тәмамлаучыларны түбәндәге предприятиеләргә эшкә урнаштырачаклар: Росбанк ГАҖ, «Эксперт» ИМҮ» ҖЧҖ, ШЭ Казаев Николай Владимирович, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һ. б.
2021 елда Ворлдскиллс программалары буенча төбәкнең меңнән артык кешесе белем ала алачак. Якын арада штукатурчылар һәм буяучыларны укыту төркемен эшләтеп җибәрү планлаштырыла – Татарстан Республикасы эш бирүчеләренең әлеге ике һөнәр буенча гомуми ихтыяҗы 500ләп белгеч тәшкил итә.
Ворлдскиллс программалары буенча укырга бөтен ил буенча 19 меңнән артык кеше язылган инде. Программада эш эзләүче татарстанлылар, шул исәптән мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткәннәр, эшсезләрне дә кертеп, 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия алды яшендәге гражданнар, 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар катнаша ала. Кайбер компетенцияләр база һөнәри күнекмәләргә ия булмаган кешеләр өчен үтемле – һөнәрне башыннан ук үзләштерергә мөмкин. Программа турында тулырак мәгълүматны сайтта укырга мөмкин: https://express.worldskills.ru/.
Ворлдскиллс программаларының төп аермасы – аларның практик кыйммәте. Шулай итеп, укытуның 70 % заманча җиһазландырылган остаханәләрдә гамәли күнекмәләр үзләштерүгә багышланган. Барлык программалар буенча укуларны сертификацияле укытучылар алып бара. Программа демонстрацион имтихан белән тәмамланачак, анда гамәли күнекмәләр дәрәҗәсе бәяләнә.
Ворлдскиллс программаларын тәмамлаучылар, квалификация турында документтан тыш, компетенцияләр паспорты (скиллс-паспорт) да алалар. Документ эш бирүчеләргә сынау чорыннан башка гына булачак хезмәткәрнең һөнәри әзерлеге дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Белешмә өчен: Федераль оператор – Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) – бөтен ил буенча 1 200 дән артык мәйданчыкны билгеләде. Бу көллиятләр, югары уку йортлары, уку үзәкләре. Аларда 600дән артык Ворлдскиллс белем бирү программалары буенча уку узачак. Гражданнар үз төбәгендә кирәкле һөнәри компетенцияне сайлый алалар, аның буенча уку киләчәктә мәшгульлекне тәэмин итәчәк. Көндезге формада уку 3 атнадан 3 айга кадәр дәвам итәчәк, Ворлдскиллсның 38 компетенциясе буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем алырга мөмкин. 2021 елда Россия Ворлдскиллс агентлыгы үзәкләре челтәрендә 56 меңнән артык кеше белем алачак.