Алабуга интернат-йортының «көмеш» волонтерлары «Бик Сабр» проектында катнаша

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отрядының «көмеш» волонтерлары «Бик Сабр» проектын тормышка ашыруга кушылды. Проект психоневрология интернатларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социальләштерү проблемаларын хәл итүгә, аларның коммуникативлыгын үстерүгә һәм борчу дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән.

Проектның беренче этабы гамәлгә ашырылды инде. «Алтын яшь» отряды кураторы, интернат-йорт психологы Светлана Исмәгыйлева, 6 муниципаль берәмлектән 20 «көмеш» волонтер белән бергә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында онлайн-укулар уздылар һәм дәүләт үрнәгендәге документлар алдылар.

Алда Алабуга психоневрология интернаты карамагындагылар белән эшләү һәм «көмеш» волонтерлар сафына шәһәр ветераннар оешмалары активистларыннан яңа кешеләрне җәлеп итү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International