Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Балаларда көч» хәйрия фонды тарафыннан «Мобиль ярдәм» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты – үсешендә тайпылышлар булган һәм сәламәтлеге бозылган балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтү, комплекслы системалы тернәкләндерү.
29 майда психологик-медик-педагогик юнәлештәге белгечләрнең күчмә кабул итүе Саба муниципаль районында оештырылды. Чара кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләргә комплекслы диагностик һәм консультацион ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук өч мәйданчыкта «Балаларда көч» белгечләре белән берлектә семинарлар үткәрелде.