Министр Эльмира Зарипова алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция режимында ата-аналары алимент түләмәүче Зәй муниципаль районының балигъ булмаган балалары булган гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итте.

Чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

Озак вакытлар алимент түләүләре алмаган гаиләләрнең катнашуы муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты белән берлектә тәэмин ителде.

Кабул итү барышында, алиментларны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен, мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынган ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International