Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» җыелмасын кулланып чираттагы дәрес уздырылды. Психолог өчен бу деменциядән җәфа чигүче социаль хезмәт алучылар белән коррекция-үсеш дәресләре үткәргән вакытта алыштыргысыз ярдәмче.
Мондый дәресләрнең максаты – кулларның вак моторикасын ныгыту, логик фикерләүне һәм хәтерне, игътибарны үстерү. Өлкән кешеләрнең фикерләү, хәтер, сөйләм функцияләре турыдан-туры кул хәрәкәтләре күнекмәләренә бәйле, шуңа күрә өлкәннәр белән эшләүнең бу юнәлеше бик актуаль. Даими дәресләр тормыш сыйфатын яхшыртырга да мөмкинлек бирә.