Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Кызыл Яр авылына экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләр өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның музей-йортына бару оештырылды.
Музей фондын саклаучы Гүзәл Газизуллина музей, Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, шагыйрьнең тормыш иптәше һәм аның эчкерсезлегенә һәм сабырлыгына соклануын белдерде. Шулай ук музей хезмәткәре Фәнис Яруллинның татар халкының горурлыгы булуын ассызыклады.
Кайтышлый социаль хезмәтләр алучылар Баулыда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.