«Веста» үзәгендә ата-аналарны яшүсмерләрнең деструктив тотышы маркерлары белән таныштырдылар

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышы маркерлары: барлыкка килү сәбәпләре һәм профилактика алымнары» дигән темага ата-аналар җыелышы узды.

Чарада социаль хезмәт алучы 30дан артык ата-ана катнашты. Психолог Наталья Емельянова аларга яшүсмернең деструктив берләшмәләргә җәлеп ителергә мөмкин булуы турында хәбәр итүче үз-үзеңне тоту маркалары турында сөйләде. Шулай ук ул ата-аналарның игътибарын социаль изоляциягә китерә торган факторларга юнәлтте. Җыелыш балаларның деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау чаралары турында видеоматериаллар күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук чарада катнашучыларга «Социаль булмаган юнәлештәге субкультуралар: аларны вакытында күрә белергә» дигән мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Психолог чыгышы бик күп сораулар уятты. Ата-аналар мәгълүмати киңлектә деструктив контентның күп булуы һәм яшүсмерләрнең тыелган берләшмәләргә җәлеп ителүенең югары дәрәҗәдә булуы аркасында борчылалар. Үзәк психологы ата-аналарның барлык сорауларына җавап бирде, шулай ук үз балаң белән формаль аралашудан ачыктан-ачык сөйләшүгә ничек күчәргә кирәклеге турында киңәшләр бирде.

Чараның икенче өлеше эмоциональ үз-үзен җайга салу алымнарына багышланган иде: аутоген күнегүләр һәм сулыш гимнастикасы катнашучыларга эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм җыелган тискәре эмоцияләрдән арынырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International