«Опека» үзәге балаларга Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес узды. Чара Интернет кулланганда куркынычсызлык проблемасына багышланган иде.

Балаларга браузерның билгеләнеше һәм аның төп көйләнешләре турында сөйләделәр. Катнашучылар шулай ук виртауль челтәрдә нинди куркынычлар белән очрашырга мөмкин булуын һәм Интернет киңлегендә үзеңне ничек якларга кирәклеген белделәр. Яшүсмерләр тагын бер кат виртуаль дөньяда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

Алынган мәгълүматны ныгыту өчен балаларга «Безнең тормышыбызда компьютер» дигән буклетлар таратылды, анда Интернеттан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International