«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге балаларга бәйрәм бүләк итте

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Чара барышында балалар үз хокукларын яклау турында әңгәмәдә актив катнаштылар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, плакатлар ясау буенча конкурста үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең күңелле персонажлары белән бергә үзәк карамагындагылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм асфальтта рәсем ясадылар. Шулай ук бүген барлык балаларны да тәм-томнар белән сыйладылар.

Чара ахырында педагоглар, балалар һәм аларның әти-әниләре кинологлар янына экскурсиягә чакырылды. Анда алар этләрнең күрсәтмә чыгышларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International