ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында 11 июнь көнне Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Минем сайлау» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар катнашты.

Кичә, 15 июнь көнне, Балтач муниципаль районы Югары Ушма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Наталия Владимировна Ишмурзина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

15 июнь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булып кайтты.

Балаларның финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс дөньясы турында булган белемнәрен активлаштыру максатыннан Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Финансики» дип исемләнгән өстәл уены үткәрелде.

Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша ала, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул иттеләр. Әлмәт, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр белән видеоэлемтә форматында аралаштылар.

11 июньдә Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатлары базасында социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир уеннары старт алды. Чара Министрлык тарафыннан инде өченче тапкыр үткәрелә.

Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.

11 июнь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Россия – бердәм илебез» дигән бәйрәм чарасында актив катнаштылар. Чара саф һавада узды.

13 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театрга багышланган тематик көн үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International