Министр Э. Ә. Зарипова Питрәчтә гражданнарны кабул итте

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

15 июнь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булып кайтты.

Чара кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Министр белән очрашуга дүрт кеше язылган иде. Гражданнарның сораулары эшкә урнашу, үз эшеңне ачу, социаль контракт рәвешендә дәүләт ярдәме алу, шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне санатор-курорт путевкалар белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International