Эльмира Зарипова һәм Сәрия Сабурская татарстанлыларның сорауларына җавап бирделәр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул иттеләр. Әлмәт, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр белән видеоэлемтә форматында аралаштылар.

Сораулар белән 10 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Республика халкын социаль түләүләр, субсидияләр һәм ташламалар бирү, техник тернәкләндерү чаралары алу, санатор-курорт дәвалавына юллау сораулары, хезмәт һәм торак мәсьәләләре, шулай ук махсус карауга мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү чаралары алу шартлары кызыксындырды.

Бер мөрәҗәгать буенча күчмә тикшерү үткәрү турында карар кабул ителде, калган мәсьәләләр эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International