Җәлил интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

11 июнь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Россия – бердәм илебез» дигән бәйрәм чарасында актив катнаштылар. Чара саф һавада узды.

Концерт программасында төрле халыкларның җырлары яңгырады. Социаль хезмәт алучылар өчен флешмоб үткәрелде. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр халык костюмнарын күрсәтүдә катнашты.

Мәдәни оештыручы Илгизә Сәлахова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар өлкәннәргә һәм инвалидларга үзләренең иҗади сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International