«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында 16 июнь көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны «Казан арты» тарих-этнография музеена чакырдылар. Анда «Сугыш балалары – балачак күрмәгән балалар» дигән танып-белү чарасы узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Дельфин» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры белән очрашу оештырылды.
2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча социаль яклау органнарына һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә бирелгән 380,8 мең гаризаның 331,3 меңе, яисә 87%, электрон рәвештә, гражданинның шәхси катнашыннан башка бирелгән.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ярлылыкны киметү буенча пилот проектында катнаша. Проектның төп чарасы булып социаль контракт тора. Бу гражданин белән социаль яклау органы арасында кешегә авыр тормыш хәлен җиңүдә ярдәм итү максатларында төзелә торган килешү.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Менделеевск муниципаль районында 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә.
2021 елның 16 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 964 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 307 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,03 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 711 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 74 кешегә кимрәк.
15 июнь көнне Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шахмат-шашка турниры булып узды. Чара логик һәм абстракт фикерләүне камилләштерүгә, хәтерне һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
11 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган зональ киңәшмә булып узды. Аның барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.