Татарстанда психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

11 июньдә Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатлары базасында социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир уеннары старт алды. Чара Министрлык тарафыннан инде өченче тапкыр үткәрелә.

Беренчелек өчен көрәштә Татарстан Республикасының алты командасы: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Кама Аланы, Алабуга, Яңа Чүриле психоневрология интернатлары һәм Киров, Саратов өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Коми Республикасыннан дүрт команда катнашты.

12 июньдә Казан психоневрология интернаты базасында турнирның финал уеннары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеге мондый:

1 урын – Мурыгино «Родник» балалар интернат-йорты (Киров өлкәсе),

2 урын – Республика Эжвин психоневрология интернаты (Коми Республикасы),

3 урын – Михайловка психик бозылулары булган гражданнар өчен интернат-йорты (Саратов өлкәсе).

Татарстан командалары арасында Казан психоневрология интернаты уенчылары иң яхшысы дип табылды.

«Иң яхшы уенчы» медальләре белән иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән уенчыларны бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International