Эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәтенә буш эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.

Шулай итеп, шәхси эшмәкәр Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалына аның карамагында булган «Гольфстрим» кунакханә комплексында кабул итү һәм урнаштыру хезмәте администраторы вакансиясе булу турында мәгълүмат тапшырмаган.

2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы шәхси эшмәкәр Р. Р. Әфләтуновны РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм 300 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.

Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International