13 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театрга багышланган тематик көн үткәрелде.
Көн дәвамында тернәкләнүчеләр «Йомры икмәк» курчак спектаклен карадылар, «Әкиятне танып бел» викторинасында һәм «Әкият персонажлары» интеллектуаль уенында катнаштылар, анда рус халык әкиятләре буенча фикер алыштылар, «Театр тарихы» дигән презентация карадылар. Шулай ук балалар иҗади конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтә алдылар.
Тематик көн бай эчтәлекле һәм бик кызыклы булды. Мондый чаралар әхлакый тәрбия бирүгә, балаларның интеллектуаль һәм шәхси сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә, аларда мәдәни кыйммәтләр формалаштыра.
