Казан яшүсмерләренә начар гадәтләрнең йогынтысы турында искә төшерделәр

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында 11 июнь көнне Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Минем сайлау» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар катнашты.

Дәрес барышында яшүсмерләр «Гомуми эш» иҗтимагый оешмасының «Манипуляция серләре. Тәмәке тарту» дигән темага дискуссиядә катнаштылар, «Минем сәламәтлегем» дигән анкеталар тутырдылар һәм алынган җавапларга анализ ясадылар.

Дәрес ахырында балалар белән сайлау ситуациясендә үз-үзеңне ышанычлы тоту һәм аргументацияләнгән баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән мини-тренинг үткәрелде. Барлык катнашучыларга «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән буклетлар тапшырылды.

Психолог фикеренчә, мондый дәресләр уздыру балигъ булмаганнарның бәйлелек проблемасы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга, сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International