Кичә, 15 июнь көнне, Балтач муниципаль районы Югары Ушма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Наталия Владимировна Ишмурзина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу бәйрәм көнендә юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр, рәхмәт хаты тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы башланганда Н. В. Ишмурзинага 10 яшь була. Ул колхозда эшли, өлкәннәргә ярдәм итә. Сугыштан соң да колхозда хезмәт куя һәм пенсиягә кадәр шунда эшли. Бүген ветеран улы һәм килене гаиләсендә яши, һәр көн якыннарының хөрмәтен һәм мәхәббәтен тоеп яши.