«Кама таңнары» социаль приютында балаларның финанс грамоталылыгын арттыралар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Балаларның финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс дөньясы турында булган белемнәрен активлаштыру максатыннан Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Финансики» дип исемләнгән өстәл уены үткәрелде.

Уен алдыннан тәрбиячеләр балаларны кайбер финанс терминнары белән таныштырдылар. Аннары, «Иминиятчеләр», «Кредиторлар», «Инвесторлар» командаларына бүленеп, балалар кызыклы уен уйнадылар. Аның асылын аңлау приютта тәрбияләнүчеләргә кыен булмады, чөнки «Монополия» өстәл уены инде күптән балалар өчен иң яраткан уенга әверелде.

«Финансики» уены балаларга бик ошады. Киләчәктә педагоглар мондый чараларны даими рәвештә үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International