Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша ала, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.
Салым белдерү кәгазе алганчы физик затлар өчен милек салымнарын һәм физик затлар кеременә салымны түләүнең өстәмә ысулы барлыкка килде – бердәм салым түләве (алга таба – БСТ).
БСТ электрон «аванс кошелек»ның аналогы булып тора, анда гражданин милек, җир һәм транспорт салымнарын, шулай ук физик затлар кеременә салымны түләү өчен үз теләге белән һәм алдан ук акча күчерә ала.
Взносны ел дәвамында теләсә кайсы вакытта эшләргә була. Шулай итеп, салым түләүче акча кертү вакытын һәм авансларның конкрет суммасын мөстәкыйль билгели. «Кошелекны» үзеңдә генә түгел, ә өченче затларда да тулыландырырга мөмкин. Салым органы башта җыелган акчаларны бурыч хисабына (әгәр ул булса) алачак, ә аннары киләчәк түләүләр хисабына.
Бердәм салым түләүләрен түләгәндә реквизитлар тутырганда хаталар җибәрү куркынычы юк, шулай ук салымнар түләү вакыты турында борчылырга кирәкми.
БСТны Россия Федераль салым хезмәте сайтында (nalog.gov.ru), «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша яки турыдан-туры «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша түләргә мөмкин.
Салым йөкләмәләре хисабына китмәгән акчаларны (артык түләнгән) кеше, тиешле гариза биреп, кире кайтарырга яки булачак түләүләр хисабына калдырырга хокуклы.