ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

23 июнь көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы биш ата-ана катнашты.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында 23 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 35 бала һәм яшүсмер өчен ишегалды уеннары оештырдылар. Күңел ачу чарасы Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта узды.

Кичә, 23 июнь көнне, Биектау районының 4 нче социаль участогында балигъ булмаган балалар белән террорчылык һәм наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Әлеге чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече оештырды.

22 июньдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаштылар. Ул шәһәрнең Җиңү паркында узды.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Анда түбәндәге оешмалар катнашты: «Уютный дом» ИК» ҖЧҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «110 нчы санлы балалар бакчасы» МАМББУ, «Лента» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖ, «Алтынбанк» ҖЧҖ, «Банк Русский Стандарт» АҖ, «Технология вентиляции» инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ, «Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» ДБУ, «Эгида+» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ тимер-бетон эшләнмәләр заводы.

2021 елның 23 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 505 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 459 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,01 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 628 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 83 кешегә кимрәк.

Кичә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.

22 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без табигатьне хөрмәт итәбез, саклыйбыз һәм аңлыйбыз!» дигән экологик чара узды.

Хәзерге шартларда яшүсмергә үзе турында күзаллау алу, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга һәм үз позицияңне якларга, тыштан агрессив басымга каршы торырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең конкрет ситуациядә үз-үзләрен тотышын ачыкларга һәм бәяләргә өйрәнү мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International