Ишегалды уеннарының бала шәхесен формалаштыруда роле

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында 23 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 35 бала һәм яшүсмер өчен ишегалды уеннары оештырдылар. Күңел ачу чарасы Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта узды.

Катнашучылар кызыксынып уен процессына кушылдылар, үзләре өчен яңа уеннар белән таныштылар, башка балалар белән уртак тел табарга өйрәнделәр. Мондый күмәк күңел ачу очрашулары вакытында балалар катлаулы мәсьәләләрне хәл итү күнекмәләрен ала, җиңелү һәм отыш ситуацияләрен кичерергә өйрәнә, шулай ук башкаларга карата толерант булырга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International