«Веста» үзәге гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу эшен дәвам итә

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы биш ата-ана катнашты.

Очрашу башында психолог мәгълүмати минут үткәрде һәм һәрбер гаиләдә бәхәсләргә китерә торган тыюлар һәм җәзалар системасы бар, дип аңлатты. «Йорт-агач-мәче» дигән нәтиҗәле диагностика кискен конфликтлы ситуациядә катнашучыларның күбесе үз хис-тойгыларын җиңә алмавын күрсәтте. Гаиләдә балаларның үз-үзләрен тотышы һәм тышкы кыяфәте, шулай ук аларның яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре белән бәйле төрле конфликтлы ситуацияләрне тикшерү барышында клубта катнашучылар бәхәснең барлык яклары өчен дә иң кулай юл табарга тырыштылар. «Гаиләдәге конфликтлар» видеофильмын карау гаилә әгъзалары белән хезмәттәшлекнең конструктив алымнарын үзләштерергә ярдәм итте.

Ахырда психолог барлык катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алынган мәгълүмат гаиләдә уңай мохит булдыруда һәм саклауда ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International