Биектау районы яшүсмерләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 23 июнь көнне, Биектау районының 4 нче социаль участогында балигъ булмаган балалар белән террорчылык һәм наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Әлеге чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече оештырды.

Әңгәмәләрдә 35 яшүсмер катнашты. Аларга шулай ук «Террорчылык – җәмгыятькә янау», «Телефон террорчылыгын профилактикалау», «Наркотиклар. Бәйлелек. Җинаятьчелек» дигән буклетлар таратылды.

Чараның максатлары: балигъ булмаганнарны җинаять һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү очракларын ачыклау һәм булдырмау, тотышта экстремистик рухка һәм наркотик матдәләр куллануга юл куймый торган тотрыклы тормыш позициясен формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International