Арча интернат-йортында яшәүчеләр тантаналы митингта катнаштылар

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

22 июньдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаштылар. Ул шәһәрнең Җиңү паркында узды.

Чарада ветераннар, башкарма комитет, көч структуралары вәкилләре, хәрби хезмәткәрләр, мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты. Арчалылыр өчен сугыш еллары җырлары белән иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык катнашучылар да сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International