Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясадылар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Анда түбәндәге оешмалар катнашты: «Уютный дом» ИК» ҖЧҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «110 нчы санлы балалар бакчасы» МАМББУ, «Лента» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖ, «Алтынбанк» ҖЧҖ, «Банк Русский Стандарт» АҖ, «Технология вентиляции» инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ, «Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» ДБУ, «Эгида+» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ тимер-бетон эшләнмәләр заводы.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: проектның баш инженеры, инженер-технолог, хисапчы, икътисадчы, методист, кадрлар буенча белгеч, клиентлар белән эшләү менеджеры, электрон касса һәм үлчәү җайланмалары буенча белгеч, шәфкать туташы, балалар бакчасы тәрбиячесе, сатучы-консультант, электромонтер, экскаватор машинисты, пешекче, төягеч, бетончы, буяучы, җыештыручы, йөк төяүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 171 кеше булды. Татарстанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алдылар.

Эш эзләүчеләр сыйфатында исәптә торучы 30 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International