Кичә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.
Балаларга Бөек Ватан сугышының беренче көне, Ленинград блокадасы, совет халкының көче һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Хезмәт буенча белгеч иҗат өчен кәгазьдән канәфер ясау буенча мастер-класс оештырды һәм үткәрде, шулай ук катнашучыларга кызыл канәфернең ни өчен коелган кан символы булып саналуы турында сөйләде.
Соңыннан балалар яу кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.