Хәзерге шартларда яшүсмергә үзе турында күзаллау алу, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга һәм үз позицияңне якларга, тыштан агрессив басымга каршы торырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең конкрет ситуациядә үз-үзләрен тотышын ачыкларга һәм бәяләргә өйрәнү мөһим.
22 июнь көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр өчен «Кораблик» дигән социаль рольләр тренингы үткәрде. Ул һәр катнашучының проблемалы ситуацияләргә карашының үзенчәлекләрен һәм аның әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга мөмкинлек бирде.
Тренинг балаларның проблемаларга мөнәсәбәтен оптимальләштерүгә һәм социаль элемтәләрне яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Команда эше барышында яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен үстерделәр.