Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 628 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 83 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 23 июненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 422, 423, 61, 1 057, 185 һәм 238 эшсез кеше исәптә тора.