22 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без табигатьне хөрмәт итәбез, саклыйбыз һәм аңлыйбыз!» дигән экологик чара узды.
«ЭкоРассвет» экологик хәрәкәте волонтеры Вәсилә Микрюкова белән берлектә тәрбияләнүчеләр танып-белү уенында катнаштылар. Чара приют территориясендә йөрү режимында узды. Балалар белән планетабызда экологик катастрофа барлыкка килү куркынычы турында әңгәмә, шулай ук төрле экологик уеннар үткәрелде. Шулай итеп, кызыклы формада, балалар әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтте.